news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тишков Татарстан этнология мәктәбен уңышлы һәм уникаль дип бәяләде

Казан федераль университеты каршында оештырылган Татарстан этнология мәктәбе Россиянең мәдәни төрлелеген тирән аңлаучы профессионаллар әзерли. Бу фикерне тарихчы, этнолог һәм социаль антрополог Валерий Тишков «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында белдерде.

«Сездә бик яхшы этнография музее, яхшы архив бар», — диде ул.

Тишков искәрткәнчә, Казанда этнология тикшеренүләре традициясе дистә елларга исәпләнгән, этнография кафедрасын Николай Воробьев, аннан соң Евгений Бусыгин җитәкләгән.

Эксперт шулай ук этнолог профессиясенең нигезе — башка кешеләргә ихтирам һәм кызыксыну булуын ассызыклады.

«Профессиянең нигезе, Минтимер Шәрипович Шәймиев әйткәнчә (Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе – искәрмә Т-и), бер-береңне ярата һәм хөрмәт итә белүдә. Башкага, башка төрлелеккә мәхәббәт профессиональ этика нигезендә ята», — диде ул.

Тишков сүзләренчә, этнологлар мәдәниятләрне катнаш күзәтү һәм кешеләр белән турыдан-туры элемтә аша өйрәнәләр, бу аларны социологлар яки башка гуманитар белгечләрдән аерып тора. Мондый якын килү Россия халыкларының тарихын, гореф-гадәтләрен һәм хәзерге хәлен, шул исәптән матди һәм рухи мәдәниятен, никах гадәтләрен һәм телен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot