news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТИСБИда “Мирас белән идарә итү проекты” эшләнде

“Иң мөһиме – Татарстан халкына республиканың бөтен үзенчәлекләрен күрсәтү”, - диде ТИСБИның Өзлексез белем бирү институты директоры, халыкара ЮНЕСКО кафедрасы башкарма директоры Зөлфия Сафина

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Җәмәгатьчелекне мәдәни һәм тарихи мирасыбызны якларга өйрәтеп буламы? Бүген әлеге сорауны җавапны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оn-line режимында оештырылган видео-конференция вакытында эзләделәр. Фикер алышуда шушы юнәлештәге проектны эшләүчеләр, ТИСБИның Өзлексез белем бирү институты директоры, халыкара ЮНЕСКО кафедрасы башкарма директоры Зөлфия Сафина һәм Социаль-мәдәни сервис һәм туризм кафедрасы җитәкчесе, Сервис институты директоры Эльвира Садыйкова катнашты.

Зөлфия Сафина сүзләренчә, глобаль проектның асылында мирасны саклау һәм аның белән идарә итү идеясе ята. Тагын да тирәнрәк карасаң, кешеләрдә шушы мирасны сакларга кирәклеге турында аңлау булдыру максат итеп куела. Бу уңайдан ТИСБИ педагоглары ике ел элек Голландиядәге Вагенинген университеты белән берлектә шушы тема өстендә эшли башлаган. Әлеге проект узган елның декабрь аенда старт алган.

Эльвира Садыйкова хәбәр иткәнчә,ТИСБИда мирасны саклау юнәлешендәге эш 10 ел дәвамында бар: әлеге вузда экскурсоводлар, волонтерлар әзерләп чыгарыла.

Мирасны саклау юнәлешендә эшли торган эшче төркеме агымдагы елның 16 маеннан 7 июненә кадәр Вагенинген шәһәренең университет һәм фәнни-тикшеренү үзәгендә белем эстәп кайткан. “Нидерландлар өчен бу тема яңа түгел, алар безнең белән тәҗрибә уртаклашырга тели”, - диде Эльвира Садыйкова.

Зөлфия Сафина сүзләренчә, Нидерланд халкы үз мирасына бик сак һәм кадерләп карый. “Әлеге сыйфат бу илдә яшәүчеләрнең тормыш позициясенә әйләнгән. Бу безне бик аптырашта калдырды», - диде ул. Укулар вакытында татарстанлылар халыкара дәрәҗәдә танылган экспертлар белән очрашкан, тарихи шәһәрләргә һәм ЮНЕСКО объектларына чыккан. Ә тренингларда ТИСБИ педагоглары үз тәҗрибәсе турында сөйләгән. “Нидерландлар безнең аша Татарстан, Казан, мирасыбыз хакында белде. Без материаль булмаган мирасыбыз – Сабантуйны аларга тәкъдим иттек”, - диде студия кунаклары. Ә нидерландлыларны Татарстанда төрле милләт халыкларының дус-тату яшәүләре кызыксындырган.

ТИСБИның Нидерландтагы партнерлары бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу өчен бүгеннән Казанга килә башлаган. Алар өчен 3 атна дәвамында тренинглар һәм лекцияләр оештырылачак. Татарстан белән танышуны алар Сабантуй бәйрәменнән башлап җибәрәчәк.

“Без үз эшебезгә, дөньякүләм тәҗрибәне дә исәпкә алып, башкача карый башладык. Хәзер исә Татарстан турындагы мәгълүматны халыкның төрле категорияләренә җиткерергә телибез”, - диде Зөлфия Сафина, мирас саклау буенча укуларның республика кешеләре өчен сентябрь аенда башланып китәчәген белдереп. Әлеге проект ТИСБИ карамагындагы Эксперт үзәге аша тормышка ашырылачак. “Мирас белән идарә итү” дип аталган махсус сайт та эшләячәк. “Иң мөһиме – Татарстан халкына республиканың бөтен үзенчәлекләрен күрсәтү”, - ди З.Сафина.

news_right_1
news_right_2
news_bot