news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тирән сөрелгән басуларда уңыш югарырак – комбайнчы Рөстәм Газизҗанов

Мул уңыш алу өчен вакытында ашлама кертергә,басуларны чүп үләненнән арындырырга да кирәк, ди ул.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Игеннәрдән мул уңыш алу өчен җирне сукалау системасын кире кайтатырга кирәк. Саба районының алдынгы комбайнчыларының берсе Рөстәм Газизҗанов шундый фикердә.

Мул уңыш алу өчен вакытында ашлама кертергә, басуларны чүп үләненнән арындырырга да кирәк, ди ул.

"Тирән сөрелгән басуларда уңыш, билгеле инде, югарырак була. Хәзер басулар катып бетте. Дым тормый диярлек. Быел сукалаган берничә басуны да суктык. Анда иген күзгә күренеп аерылып тора. Сукалмаган басуларда уңыш гектарыннан 15-20 центнерга азрак була", – диде комбайнчы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, районда игеннәр, узган ел белән чагыштырганда, уңышны күбрәк бирә. Аеруча арпа, солы, бодай кебек культураларның уңышын югары бәяләде комбайнчы.

Саба комбайнчылары хакында тулырак язманы "Интертат" электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot