Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тирән эчтәлекле бүләк
Тирән эчтәлекле бүләк
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Бу көннәрдә АКШның Нью-Джерси штатындагы Принстон шәһәрендә урнашкан Ачык китапханәгә танылган татар язучысы Айдар Хәлимнең «Империяне үтерергә» («Убить империю») дигән китабы тапшырылуы мәгълүм булды. Китапны әлеге штатның күренекле җәмәгать эшлеклесе, Айдар Хәлимнең иҗатын югары бәяләүче ханым Гейл Колби-Мирзаянов тапшырган.
Билгеле булганча, «Империяне үтерергә» дигән китап басылып чыккач, Россиядә аның авторын судка бирүчеләр дә булды. Әмма мәхкәмә карары китап өчен дә, аның авторы өчен дә кулай булды. Нәтиҗәдә, әлеге басма зур яңгыраш алды һәм киң җәмәгатьчелеккә барып ишетелде, укучыларда ул зур кызыксыну уятты. Хәзер бу китап белән америкалылар да танышу мөмкинлеге алды. Ачык китапханәгә тапшырылган тирән эчтәлекле әлеге бүләк халыклар арасындагы үзара аңлашуны тагын да ныгытуга һәм демократия принципларын киңрәк җәелдерүгә хезмәт итәр, шәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз