news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтинең язганнары киләчәккә юллама-хатларга тиң — Нәби Дәүли турында кызы Гөлфия Дәүләтшина

Казанда күренекле язучы Нәби Дәүли яшәгән йорт диварына мемориаль такта куелды.

Әтинең язганнары киләчәккә юллама-хатларга тиң — Нәби Дәүли турында кызы Гөлфия Дәүләтшина
Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан шәһәре үзәгендәге - заманында Шәйхи Маннур, Риза Ишморат, Илһам Шакиров яшәгән йорт диварына (Галактионов урамы, 3А йорты) күренекле язучы Нәби Дәүлигә мемориаль такта ачылды. Элмә тактага татар һәм рус телләрендә: “Бу йортта 1961-1973 елларда күренекле татар язучысы Бухенвальд лагерында фашизмга каршы хәрәкәтттә катнашкан Нәби Дәүли яшәгән” дип язылган.

Элмә такта ачылу тантанасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Әлки районының Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе Ришат Хафизов, Нәби Дәүлинең авылдашы, язучы Мөдәррис Вәлиев, Әлкинең Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина, язучылар, журналистлар катнашты.

Эльвира Рафаиловна үз чыгышын Нәби Дәүлинең “Мин җирдә калам” дигән шигыре белән башлады. Шулай ук бүгенге вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте. Ул Нәби Дәүли сабый чактан ук тормышның бөтен ачысын татып үсүен, олы мәдәният мәйданына кырыс тормыш сынаулары аша килүен әйтте. Бөек Ватан сугышы вакытында немецларга әсирлеккә төшеп, Бухенвальд, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы лагерьларда газап чигүен искәртте. Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әдипкә мемориаль такта ачу фикерен хуплаган һәм ярдәм иткән. Әлеге такта мондый күренекле шәхесләребез турында истәлеклеләрне сакларга булышыр дигән өмет белдерде мәдәният министрының беренче урынбасары.

Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Әймәтов та Нәби Дәүлинең ачы тормыш юлы узуын ассызыклады. Сугыш тәмамлангач та, әсәрләрен бастырырга рөхсәт итмәүләрен әйтеп узды.

“Нәби абый нинди генә авырлыклар кичергән кеше булмасын, тормышта ул шат күңелле кеше булып калды. Аның иң якын дуслары - Аккош күле иҗат йортында бергә яшәгән язучылар Зәки Нури, Сибгат Хәкимнәр иде.
Нәби ага Дәүли “Яшәү белән үлем арасында” повестын шушы “Аккош күле”ндә комендант булып эшләгәндә, шуннан бирелгән бүлмәсендә кышлар буе ялгыз ятканда язган. Үзе шулай дип сөйли иде”, дип искә алды Нәби Дәүлине язучы Лирон Хәмидуллин. Ул 1980 елда язучы Шәйхи Маннурны да шушы йорттан туган ягындагы мәңгелек йортына алып чыгып китүләрен әйтеп узды. “Аларны да мемориаль такта белән искә алырга кирәктер”, диде ул.

Әлки мәктәбе директоры Фәридә Яруллина 2007 елда мәктәпкә аның исеме бирелүен, мәктәпнең язучының кызлары белән элемтәдә торуын, ел саен май аенда Нәби Дәүли иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрелүен хәбәр итте.

“Аның бөтен яшәеше үзенә туры килгән тормыш шартларына каршы тору иде, - диде язучының кызы, М.Горький музееның фәнни хезмәткәре Гөлфия Дәүләтшина. - Аның китаплары нинди генә кыен очрактан да чыгу юлы барлыгын раслый, көрәшергә кирәклеген әйтеп тора. Әтинең язганнары киләчәккә юллама-хатларга тиң иде”.

Соңыннан журналистлар шушы йорт белән бәйле хатирәләрен яңартуны сорагач: “Бу урыннар Марусовка дип атала иде бит. Әлеге йорт төзелеп, бирегә иҗади интеллигенция күченде – алар бу тирәдә яшәгән халыкка охшамаган иде. Шушы тирәдә яшәүче хулиган малайлар гел безнең тәрәзәләрне ваталар, ишекне бәйләп куялар иде. Хәзер болар көлке булып тоелса да, ул чакта бер дә күңелле түгел иде. Бервакыт әти, үзе дә шундый малайлар арасында үскән кеше, алар янына чыкты да, күрше йорт почмагына утырып озаклап сөйләште. Нәрсә турында сөйләшкәннәрен белмим, әмма шул хәлдән соң малайлар әтигә хөрмәт белән карый башладылар, хулиганлыклар бетте”, диде Гөлфия Дәүләтшина.

Белешмә. Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлки районы) Иске Камка (борынгырак исеме – Мәүләшә) авылында туа. Сабый чакта ук тормышның бөтен ачысын татып үсә. Дүрт яшендә чагында әтисе авырып үлә, соңрак чит-ят җирдә әнисез дә япа-ялгыз торып кала. 1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына килеп эләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлап, фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укуын дәвам итә, аннары Донбасс якларына юл алып, Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводы тимерчелегендә эшли. Донбасста татар телендә чыга торган «Пролетар» исемле газетага языша башлый. хәбәрләр, шигырьләр, очерклар бастыра. 1930 елда үзе дә шушы газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм анда гаскәри хезмәткә алынганчы эшли. 1933-1935 елларда Украинадагы Винница шәһәрендә хәрби мәктәпне тәмамлап, старшина чинында Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

Хәрби хезмәт мөддәтен тутырганнан соң Н.Дәүли Казанга килә һәм Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан Республикасы яшьләр газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу – Нәби Дәүлинең әдәбиятка ныклап аяк басу һәм шагыйрь буларак эзләнү-формалашу еллары. 1937-1941 еллар арасында аның дүрт шигъри җыентыгы басылып чыга («Бәхет», «Ал чәчәк», «Уйлар», «Кырык шигырь»). Үзенең лирик шигырьләрендә шагыйрь, шул чор поэзиясенә хас романтик пафос белән, яшь буынның туган илгә һәм тормышка мәхәббәтен, күтәренке рухын һәм иҗади хезмәт шатлыгын гәүдәләндерергә омтыла.

Сугышның беренче көннәреннән үк Нәби Дәүли фронтка китә, август аенда, Орша шәһәре янында барган авыр бәрелешләрдә чолганышка эләгеп, әсир төшә. 1942 елның яз башында аны бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы үлем лагерьларында газап чигә.

1945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, хәрби әсирлекне кичергән кеше буларак, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми, шуңа күрә 1956 елга кадәр Казанның төрле оешмаларында кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче кебек әдәбияттан ерак торган хезмәт вазыйфаларын башкарырга туры килә. Шулай да, язганнары басылмаса да, ул иҗат эшчәнлеген туктатмый: шигъри әсәрләр язуын дәвам иттерү белән бергә, проза һәм драматургия жанрларында да үзенең иҗади көчен сынап карый. Ниһаять, Сталин культы фаш ителеп, Хрущев вакытында берникадәр хөр тәртипләр урнаша башлагач, Нәби Дәүлигә дә язган әсәрләрен бастыру мөмкинлеге туа. 1955-1965 елларда, ягъни ун ел эчендә, аның шигъри һәм проза әсәрләре тупланган унике китабы басылып чыга.

Гомумән, Нәби Дәүлинең сугыштан соңгы чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге һәм заманга аваздаш темаларны яктыртуы белән аерылып тора. Җир һәм шәхес язмышы, кешелекнең киләчәге өчен борчылу, халыкларның азатлык өчен көрәше, шул юлда корбан булганнарга дан җырлау, хезмәт кешесенең бөеклеген һәм акылын биеккә күтәрү, тормышта очраган һәртөрле гаделсезлекләргә карата килешмәүчәнлек һ.б. – менә шундый, әйтергә мөмкин, глобаль масштабтагы мәсьәләләр әдип иҗатының төп тематик эчтәлеген тәшкил итәләр. Бу темалар аның күпсанлы лирик, сәяси-публицистик, сатирик шигырьләрендә, балладаларында, мәсәлләрендә, дүртьюллык шигъри парчаларында, «Берлинда окоп» (1955), «Авыл дәфтәре» (1954-1967) кебек күләмле поэмаларында һәм прозасында чагылыш таба.

Әдипнең проза әсәрләреннән «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм «Җимерелгән бастион» (1965) исемле романы укучылар арасында аеруча популярлык казана. Автобиографик материалга һәм әсирлек чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләнеп язылган бу документаль әсәрләр конкрет тормыш вакыйгалары җирлегендә фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белән әһәмиятлеләр.
Н.Дәүли курчак театры өчен пьесалар, тормышның төрле мәсьәләләрен яктырткан публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре, кечкенә күләмле проза әсәрләре – хикәя, нәсер, юмореска, фельетон, сәяхәтнамә, юлъязмалар авторы буларак та билгеле. Гомеренең соңгы елларында ул бик бирелеп тормыш юлының төрле этапларын сурәтләгән автобиографик әсәрләр өстендә эшли. Сиксәненче елларда матбугатка чыккан «Язмышка юл», «Кояшка йөз белән», «Сталинга хат» повестьлары әнә шундыйлардан.

Ул 1989 елның 18 маенда Казанда вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100