news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтинең тавыклары да җырлый аның – журналист Камил Сәгъдәтшин турында кызы Диләрә

Кичә Тукай клубында журналист һәм шагыйрь Камил Сәгъдәтшинны хезмәттәшләре, якташлары һәм бу тормышта үз урыннарын тапкан балалары котлады.

Әтинең тавыклары да җырлый аның – журналист Камил Сәгъдәтшин турында кызы Диләрә
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камил Сәгъдәтшинга улы “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе исеменнән Почет грамотасы тапшырды, кызы республиканың олпат газетасында авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләгән журналистның үзенең дә чын авыл тормышы белән яшәве серләрен ачты.

Кичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь һәм журналист Камил Сәгъдәтшинның 65 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте. Юбилярны хезмәттәшләре, якташлары һәм укучылары котлады.

“Балаларыбыз бергә үсте, балаларың да әйбәт кеше булып чыкты синең”, - дип котлады Камил Сәгъдәтшин белән бергә укыган халык шагыйре Роберт Миңнуллин.

“Әти ул зур хуҗалыклы кеше – тавыклары, эте, песие бар. Аның һәр тавыгының исеме бар, һәрберсенең үз җыры бар. Ул алар белән сөйләшә. Әти дөньяны яратып яши”, - диде Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Диләрә Гапсәләмова.

Улы, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинның котлавы рәсми өлештән - “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповның котлавын җиткерүдән һәм Почет грамотасы тапшырудан башланды.

Язучы Фәйрүзә Мөслимованың сүзләре бөтен ир-атларга бу тормышта ир кеше булып кала белү үрнәге, яшәү үрнәге булып яңгырады: “Без Камил белән магнитның плюслы полюслары булып чыктык – дип башлады ул сүзен. - Еш кына бер-беребездән этелергә туры килә, ләкин без балаларны бергә үстердек һәм әтигә дә, әнигә дә хөрмәт белән үстердек. Без бер-беребез өчен бик кадерле”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100