news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрының яшь актеры Фәрһад Мөхәммәтҗанов тамашачысы белән саубуллашты

Тинчурин театрының яшь актеры Фәрһад Мөхәммәтҗанов тамашачысы белән саубуллашты
Рузилә Мөхәммәтова

Тинчурин театрында режиссер Сәрдәр Таһировскийның «Ядәч! Исемдә!» трагикомедиясе Фәрһад Мөхәммәтҗанов катнашында соңгы тапкыр уйналды.

Спектакль тәмамлангач Мәскәүгә укырга китәчәк яшь актерны театр тамашачысы озак алкышлады, чәчәкләргә һәм бүләкләргә күмде. Залда Фәрһадны карарга килгән яшьләр күп иде.

Фәрһад Мөхәммәтҗанов үткән ел Казан театр училищесын тәмамлап Тинчурин театрында эшли башлады. Венгриядән килгән режиссер Сәрдәр Таһировский аны үз спектакленә төп рольгә алган иде. Спектакльнең премьерасы 2021 елның 2 декабрендә булды.

Актер 2022 елда «Ядәч! Исемдә!» спектаклендәге Сәрдәр роле өчен «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.

Быел Фәрһаднең МХАТ мәктәбе-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Мөхәммәтҗанов Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак.

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов әлеге спектакльнең репертуардан төшмәячәген әйтә. Фәрһад урынына икенче бер яшь актер керәчәк. Әлегә аның кем булачагы төгәл билгеләнмәгән.

Фәрхад шулай ук, Туфан Имаметдиновның «Асылкош» спектаклендә баш рольне башкарган иде. Бу рольгә дә башка артист кертергә туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot