news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрының «Театр журналистлары клубы»нда очрашулар циклы башланды

Тинчурин театрының «Театр журналистлары клубы»нда очрашулар циклы башланды
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Тинчурин театрының «Кунак бүлмәсендә» тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшиннең «Татар халкының тарихи, этномәдәни үзенчәлекләре» темасына лекциясе узды. Тарихчы татар халкының гомуми тарихы, төрки дәүләтләр, татар ханлыклары, татар милләтенең оешу үзенчәлекләре һәм этаплары турында чыгыш ясады.

Лекция барышында Гамирҗан Дәүләтшин миф, риваять темасына да тукталды. Шулай ук Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновның тарихи әсәрләргә алынуын, аерым алганда «Идегәй» дастанын сәхнәгә куюын, югары бәяләде, дип яза ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

«Булачак журналистларга тарихны белү эшләрендә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Чөнки тарихи хәтер, милли үзаң темасы бүген бик мөһим тема» -, дип чыгыш ясады Гамирҗан Дәүләтшин.

Очрашуда Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе студентлары катнашты. КФУ доценты, булачак журналистларның укытучылары Рәсимә Галиева сүзләренчә, Тинчурин театрының «Театр журналистлары клубы»нда узган лекцияләр студентларны мәдәни яктан баета, театрга якынайта һәм журналистикада юнәлеш сайларга ярдәм итә.

Кәрим Тинчурин театры каршында «Театр журналистлары клубы» театр сәнгате турында язучы журналистларны барлау һәм үстерү максатыннан оештырылды. Әлеге проектның инициаторы – театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

Алга таба булачак журналистлар белән сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, драматург Мансур Гыйләҗев һәм башкалар очрашачак. Алар студентларга драматургия, театр сәнгате турында сөйлиячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100