news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрының «Ашина» спектакле «У Троицы» театр фестивалендә призлы урыннар яулады

Тинчурин театрының «Ашина» спектакле «У Троицы» театр фестивалендә призлы урыннар яулады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тинчурин театрының «Ашина» спектакле «У Троицы» X халыкара театр фестивалендә ике номинациядә җиңү яулаган.

«Спектакль «Иң яхшы сценография» (рәссам — Сулпан Азаматова, ут куючы рәссам — Илдар Шакиров) номинациясендә җиңде. Шулай ук, тамашачы симпатиясе бүләгенә ия булды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Театр 8 июньдә Сергиев Посад шәһәрендә «Театральный ковчег» драма театрының төп сәхнәсендә «У Троицы» Халыкара театр фестивалендә «Ашина» спектаклен тәкъдим иткән иде

«Ашина» спектакленең авторы – Ркаил Зәйдулла, режиссеры – Илсур Казакбаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100