news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрының 90 еллыгына театр ветераннары белән премьера әзерләнә

Тинчурин театрының 90 еллыгына театр ветераннары белән премьера әзерләнә
Фото: © Рамил Гали

Тинчурин театры үзенең 90 еллыгына театрның өлкән яшьтәге артистлары белән премьера чыгара. «Ай, былбылым!» спектакленә багышланган матбугат конференциясе гадәти булмаган урында - «Казан» гаилә үзәгендә үтте.

«Театрның 90 еллыгы уңаеннан нәкъ менә шундый спектакль чыгарырга кирәк иде. Чөнки театрны шушы юбилейга безнең өлкән буын китереп җиткерде. Бу спектаклебез аларга рәхмәтебез», – диде театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

Фото: © Рамил Гали

«Өлкән буын ул безнең тарих кына түгел, ә киләчәк тә. Чөнки без тарихыбызга ничек карыйбыз – киләчәгебез шундый була», – дип дәвам итте ул.

«Ай, былбылым!» – шәһәр картлар йортында яшәүчеләрнең моңсу да, көлкеле дә тормышын бәян итүче комедия. Пьеса авторы – Шамил Фәрхетдинов, режиссер – Туфан Имаметдинов.

«Ай, былбылым!» моңсу комедиясендә 10 артист катнаша. Аларның иң өлкәненә 76 яшь. Иң яшенә – 20.

«Без бу спектакльне куйганда «Мондый хәлләр тормышта булмасын иде. Балалар ата-ана канаты астында миһербанлы булып үссен иде. Әти-әни картайгач балалары аларны үз канаты астына алып, ата-ана хакын хаклап яшәсен иде», дигән уйлар белән эшкә алындык. Миһербанлы булу үзебездән тора», – диде әлеге спетакльдә 91 яшьлек Бүләкбану карчык ролен уйнаучы Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина.

Фото: © Рамил Гали

Спектакльдә гомер көзендә картлар йортына эләккән картлар һәм карчыклар арасында гаилә корырга омтылган кешеләр дә күрсәтелә. Матбугат конференциясендә катнашкан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина быел ел башыннан бирле 60 яше тулып узган 300гә якын парның язылышуын әйтте. Алар арасында картлар йортында яшәүчеләр дә бар.

Фото: © Рамил Гали

«ЗАГС органнары ел саен 50, 60, 70 ел бергә яшәүче гаиләләрне котлап тантаналар үткәрә. Бу үзе бер тормыш. Мин Тинчурин театрына гомер көзендәге матур мәхәббәт турындагы мондый спектакль өчен бик рәхмәтле», - диде ул.

Спектакль куючы команда персонажларының төгәл билгеле прототиплары булу-булмавы турында әйтмәде.

Спектакльнең премьерасы 2023 елның 26 октябрендә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100