Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театрында Зөлфәт Закиров курсы студенты Эльвина Кәримова эшли башлый
Тинчурин театрында бүгеннән башлап Казан театр училищесының IV курс студенты Эльвина Кәримова эшли башлый. «Күптән хыяллана иде, Аллага шөкер, йолдызы балкыды. Хәзер эшләргә дә эшләргә инде», – диде курс җитәкчесе, Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров.
Казан театр училищесы яшьләрен эш белән тәэмин итүгә кагылышлы сорау Тинчурин театрның 2023 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган һәм алдагы планнарына багышланган матбугат конференциясенә катнашучы актер Зөлфәт Закировка бирелгән иде.
«Быел Казан театр училищесында 4 егет, 9 кыз диплом алып чыгачак. Егетләрнең икесе Кариев театрында хезмәт итә, икесе «Созвездие»-«Йолдызлык»та эшли. Үзебезнең театр җитәкчелеге белән дә сөйләшүләр бара», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенең соравына җавап итеп.
Шул вакыт темага театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов кушылып, студентларның инде театр проектларында катнашуын һәм Эльвина Кәримованың театрга штатка алыну мәсьәләсе хәл ителүен хәбәр итте.
«Театрларда урыннар күбрәк булса, әлбәттә, яшьләр килер иде. «Театр яшьләр эше» дип юкка ыгна әйтмиләр бит инде. Ләкин бу проблема бездә генә түгел. Камал театрында да, Кариев театрында да, гомумән, бөтен Россия театрларында ул проблема бар. Бу бик катлаулы сорау», – дип дәвам итте Зөлфәт Закиров.
«Әлбәттә, яшьләр үзләрен табалар. Чаллы театры чакыра, Минзәләдән чыктылар, Әлмәт театры чыкты, Буадан чакыралар. Мартта декадабыз башлана, режиссерлар килеп карый ала. Яшьләребезне җәлеп итә алсалар, барырлар, эшләрләр», – дип дәвам итте ул.
Эльвина Кәримова Татарстан кызы, Биектау районының Дөбъяз авылыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз