news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында татарча экскурсия була

19 июльдә Кәрим Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театрында татар телендә ачык экскурсия узачак.

Мэрия проекты кысаларында Казан халкына татар драматургы Кәрим Тинчуринның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләячәкләр. Визит вакытында театрга нигез салучының тарихи экспонатлары, шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм архив документлары белән танышырга мөмкин була. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Экскурсиядә катнашучыларга театрда легендар куелышлар турында сөйләячәкләр. Казанлылар сәхнә артына, грим һәм костюм бүлмәсен күрә ала.

Экскурсия 19 июльдә 18:30 сәгатьтә башлана һәм 1,5 сәгать чамасы дәвам итә. Катнашу бушлай, әмма урыннар саны чикләнгән. Теркәлү Казан мэриясенең татар телендәге Telegram-каналында бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100