news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрында шагыйрь Роберт Әхмәтҗанны искә алу кичәсе узачак

22 декабрьдә элеккеге Камал театры бинасының Кече залында (Татарстан ур., 1) Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Роберт Әхмәтҗанның тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узачак. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әдәби кичә 18.00 сәгатьтә башланачак. Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot