news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында Рабит Батулланың «Җимерелгән бәхет» пьесасын күмәк укыячаклар

21 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары проекты кысаларында күмәк уку (читка) узачак. Күмәк укуга керү бушлай. Теркәлү сылтама буенча.

«Чарада Рабит Батулланың «Җимерелгән бәхет» дигән ике бүлектәге пьесасы тәкъдим ителәчәк. Әсәрне Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гайнуллина укыячак. Күмәк укуда филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әлфәт Закирҗанов, Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, театр тәнкыйтьчесе Айгөл Габәши, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов һәм театр артистлары катнашачак. Соңыннан экспертлар, тамашачылар белән фикер алышу булачак», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

  • Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары 2021 елның 26-29 апрелендә булды. Аның барышында театраль эскизлар тәкъдим ителде. Иҗат төркемнәренең эшен театр тәнкыйтьчеләре, белгечләре бәяләде. Әлеге лабораториядә катнашкан биш эскизның икесе спектакль буларак хәзер Тинчурин театры репертуарында бара. Алар: «Ашина» (авторы – Ркаил Зәйдулла, режиссеры Илсур Казакбаев), «Кияү урлау» комедиясе (авторы – Салават Юзеев, режиссеры – Регина Саттарова).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100