Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театрында «Могҗиза» театр студиясе «Алтын алма» әкиятенә чакыра
Театрның әйдәп баручы артистлары элек уйнаган спектакльдә мөмкинлекләре чикле балалар катнаша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВнокласснРСвЂВРєРСвЂВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВРЎР‚

Тинчурин театры каршында эшли торган «Могҗиза» театр студиясе «Алтын алма» әкияте премьерасын (0+) тәкъдим итә. Спектакль 17 майда күрсәтелә. Башлана - 12.00 сәгатьтә
«30 ел элек театр артистлары уйнаган спектакль хәзер мөмкинлекләре чикле балалар йөргән студия тарафыннан чыгарыла», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Пьесаның авторы – Шамил Фәрхетдинов, куелыш җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, режиссер – Салават Хәбибуллин. Спектакль «Во благо вместе» хәйрия фонды ярдәме белән куела.
«Спектакльнең үзенчәлеге шунда: һәрбер әкиятнең нәтиҗәсендә бары тик яхшы гамәлләр ята. Ул да булса тугрылык, ышану, дуслык, ярдәмләшү. Безнең студиябезнең дә «Без бергә! Без көчле!» дигән девизы бар. Әлеге әсәр аңа да бик тәңгәл килә. Бу әкият мөмкинлекләре чикле балалар карашы аша тасвирлана», ди спектакльнең режиссеры Салават Хәбибуллин.
Спектакльдә барлыгы 15 бала, өч әни һәм бер әти кеше катнашачак. 2024-2025 елгы театраль сезонда студиягә ике яңа шәкерт кушылган. Хәзерге вакытта «Могҗиза»га 20 гә якын бала йөри. Шәкертләрнең күпчелеге – Казан шәһәреннән, икесе Татарстан районнарыннан: Балык Бистәсе районыннан – Илшат Сөнгатуллин һәм Теләче районыннан – Айрат Якупов.
Премьера спектакле алдыннан, 11.00 сәгатьтә, театр фойесында аерым программа да көтелә. Биредә махсус кунаклар — татар эстрадасы җырчылары Алинә Сафиуллина һәм Ильвира Хамматова чыгыш ясаячак. Шулай ук хәйрия ярминкәсе дә узачак.
- «Алтын алма» пьесасы Шамил Фәрхетдинов тарафыннан 1996 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары, хәзер Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин – өчен диплом спектакле итеп махсус заказ белән язылган. Шул ук елны сәхнәләштерелеп, якынча биш ел театр сәхнәсендә уйналган. «Алтын алма» – Шамил Фәрхетдиновның драматург буларак язган икенче пьесасы.
- Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Әлеге изге эш Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» хәйрия фонды инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка аша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр.
- «Могҗиза» театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Бәшәрова.
- Театр студиясе оешканда, бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 20 гә җитте. Балаларның иң кечкенәсенә 6 яшь, ә иң зурысына – 21. «Могҗиза»ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Бирегә йөрүче балалар арасында рус милләтеннән булганнары да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз