Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театрында «Могҗиза» студиясе балалары спектакль күрсәтә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның «Могҗиза» студиясе «Миһербанлык» спектаклен әзерләгән. Премьера 21 апрельгә билгеләнгән. Башлана - 11:00 сәгатьтә.
«Тамашада сәламәтлеге чикле балалар һәм Тинчурин театры артистлары катнаша», - дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
«Миһербанлык» дип исемләнгән фэнтези тормыш авырлыкларын җиңү, калыпларга буйсынмыйча үзең теләгәнчә эшләп хыялларны тормышка ашыру хакында», - ди «Могҗиза» студиясе кураторы Зөлфия Бәшәрова.
Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнгән.
- Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елда оеша.
- «Могҗиза» театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин.
- Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы җиде бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер 15 бала йөри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз