Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театрында «Күңел адреслары.Тукай» экскурсиясе кысаларында спектакль күрсәтеләчәк
«Күңел адреслары.Тукай» («Адреса души. Тукай») мәдәни экскурсиясе маршруты катнашучылары Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакль караячак. Бу турыда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов «Татар-информ»да булган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Милли музей, «Татар утары» һәм безнең бина белән берлектә үткәрелгән проект. Мондый проектлар күбрәк булсын иде. Чөнки кеше төрле локацияләрне күрә. Безнең бинага кереп, матур спектакль карап чыгып китә торган була», – дип сөйләде Фәнис Мөсәгыйтов.
Спектакль – экскурсия маршрутының соңгы пункты. «Мондый форматтагы экскурсияләр булырга тиеш. Габдулла Тукайга гына түгел, башка атаклы язучыларыбыз, мәшһүр кешеләргә багышлап та үткәрелсен иде. 5 гыйнварда беренче экскурсия үтә. Барлык катнашучыларны да безнең бинада спектакльдә көтәбез. Экскурсиянең финишы безнең бинада булачак», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз