news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр

2 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты була.

«Татарстанда беренче тапкыр мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән бәйгене Тинчурин театры оештыра. Конкурс Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана. Фестивальдә катнашу өчен мәктәп һәм гаилә театрларыннан 1 октябрьгә кадәр гаризалар кабул ителде. Барлыгы Татарстан районнарыннан 100гә якын гариза килде», - дип хәбәр итә Тинчурин театр матбугат хезмәте.

Сайлап алу турлары 7-20 октябрьдә булган. Яшел Үзән, Балтач, Тукай, Тәтеш, Кайбыч, Менделеевск, Чирмешән, Саба, Арча, Мөслим, Әлки, Сарман, Балык Бистәсе, Нурлат, Зәй, Ютазы, Азнакай, Кукмара, Апас, Буа, Теләче, Минзәлә, Чистай районнарыннан, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән барлыгы 54 коллектив катнашкан.

Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Чыгышларны Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары бәяләде. Сайлап алу туры көнендә катнашучылар Тинчурин театры репертуарындагы спектакльләрне карады.

Фестиваль гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2 ноябрьдә була. Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка алачак. Фестиваль дәвамында катнашучылар һәм җанатарлар арасында өч смартфон уйнатыла, диелә хәбәрдә.

  • Фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100