Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевнең әбисенең тормышы турындагы спектакль куелачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Тинчурин театрының яңа сезонында «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, драматург Илгиз Зәйниевнең әсәре куелачак. «Туган-тумача» спектаклендә режиссерның әбисенең тормышы чагыла.
Спектакльдә Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева уйный. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында ул спектакль турында сөйләде.
«18-19 сентябрьгә Илгиз Зәйниевнең «Туган-тумача» дип аталган премьерасы билгеләнгән. Илгиз Газинур улы сөйләве буенча, бу – аның әбисенең чын тарихы, тормыштан алынып, аның сүзләренә нигезләнеп язылган әсәр. Спектакльдә 30дан артык артист катнаша, бу шундый масштаблы эш», – диде ул.

Фото: © Рамил Гали
Зөлфия Вәлиева Шәрифә исемле кызны, кәләш итеп урлаган егетнең әнисен уйный.
«Шәрифә исемле герой аша ике як туган-тумачасының язмышларының киселеше, мөнәсәбәтләре күрсәтелә. Әсәрне укыганда ук, без, бер-беребезне туктата-туктата, үзебезнең нәселебездә булган вакыйгаларны искә төшереп, чагыштырып сөйләп утырдык. Премьерага килгән һәр кеше үзенең туган-тумачасын таныр дип ышанам. Әсәрнең жанры – татар тормышыннан сәхнәләр. Вакыйгалар Бөек Ватан сугышыннан соң бара, бик авыр язмыш күренешләре. Уңышлы булсын. Бик халыкчан булачак», – диде ул.
Тинчурин театрының 91нче сезоны 5 сентябрьдә «Таһир-Зөһрә» спектакле белән ачыла.

Фото: © Рамил Гали
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз