news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрында “Идел-йорт” фестиваленең иҗат лабораториясе уза

Һәвәскәр театрлар өчен мондый иҗат лабораторияләре Татарстан дәүләт театрларында оештырыла.

Тинчурин театры үзешчән театр коллективлары өчен “Идел-йорт” фестиваленең иҗат лабораториясен үткәрә.

“Лаборатария кысаларында “Репертуар сайлау серләре”, “Актерлык осталыгы”, “Сәхнә теле” һәм “Сәхнә киеме тудыру” темасына төрле мастер-класслар оештырылачак”, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Мастер-классларны К.Тинчурин театры актерлары Ирек Хафизов, Зөлфәт Закиров һәм Резедә Сәләхова үткәрәчәк.

Халык театрларында катнашучылар театр режиссеры Илнур Гарифуллинның репетициясен караячак, соңыннан фикер алышу булачак.

Программада рәссам-модельер Наҗия Галимова белән очрашу да каралган.

Иҗат лабораториясе Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен карау белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot