news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны буенча репетицияләр башланды

Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны буенча репетицияләр башланды
Тинчурин театрының матбугат хезмәте

Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов «Идегәй» дастанын сәхнәләштерә башлады. Спектакль әдип, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәт редакциясендәге дастан буенча куела.

«Тинчурин театрының ел премьерасы булачак «Идегәй» спектаклен тамашачылар декабрь аенда карый алачак», - дип хәбәр итә итә театрның матбугат үзәге.

Режиссер Туфан Имаметдинов «Идегәй»не сәхнәләштерергә алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата. «Идегәй» дастаны тамашачыларда әдәби телебезгә, рухи мирасыбызга, милли мәдәниятебезгә ихтирамны арттырыр дигән өметем зур. Бу Тинчурин театрында яңалык та, борылыш та булачак», - дигән Туфан Имаметдинов.

Спектакльдә Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарачак. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов исә Шаһтимер роленә билгеләнгән. Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов – Туктамыш хан, Гүзәл Гайнуллина – Йәникә ролендә.

«Идегәй» спектаклендә Тинчурин театрының танылган актерлары: Татарстанның халык артистлары Илгизәр Хәсәнов, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Сәлим Мифтахов һәм театр актерлары Илфак Хафизов, Салават Хәбибуллин, Алмаз Муллаянов, Артем Пискунов, Эдуард Никитин, Камил Гатауллин, Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров катнаша.

«Идегәй» әсәре шактый катлаулы. Әлеге материал артистлардан зур көч һәм хезмәт сорый. Әсәрне куйганда тарихчылар белән очрашулар да булачак. Белгечләр белән очрашулар рольне эшләгәндә килеп туган күп сорауларны чишәргә ярдәм итәр дип уйлыйм», - дип кайбер яңалыклар белән уртаклашты Зөфәр Харисов.

Спектакльнең рәссамы – Лилия Имаметдинова, хореограф – Марсель Нуриев. «Идегәй» спектакленә көйләрне яшь композитор, Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе студенты Фәрһад Бәхтияри иҗат итәчәк.

  • Әсәр Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан куела.
  • «Идегәй» спектакле драматург Юныс Сафиуллин пьесасы буенча туксанынчы елларда Камал театрында куелды.
news_right_1
news_right_2
news_bot