news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында галим Тәлгат Галиуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган кичә була

Тинчурин театрында галим Тәлгат Галиуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган кичә була
Солтан Исхаков

30 октябрьдә 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Тукай премиясе Тәлгат Галиуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган кичә була.

«Керү чакыру билетлары буенча. Барыгызны да көтеп калабыз. Җырлар, биюләр белән театрләштерелгән кичә була», – диде Тәлгат Галиуллин «Әдәби кафе»да үзенең «Ана корт» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү чарасында.

  • Галиуллин Тәлгат Нәбиулла улы – әдәбият галиме, язучы, филология фәннәре докторы (1981), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1998), Татарстанның, Россиянең атказанган фән эшлеклесе (1993, 1999). 1938 елның 22 июлендә хәзерге Нурлат районы Кычытканлы авылында туган.
  • Казан университетын тәмамлый (1961). 1962 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында. 1965–1986 елларда Алабуга педагогия институтында (1967–1971 елларда проректор, 1971–1985 елларда ректор, 1983 елдан профессор). 1986 елдан Казан педагогия институтында, 1988 елдан Казан университетында (1989–2008 елларда татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1989–2000 елларда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты деканы).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100