news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрында Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә була

Тинчурин театрында Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә була
Владимир Васильев

Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңае белән Кәрим Тинчурин театрында бүген, 26 апрельдә, шигърият кичәсе узачак.

Кичәдә Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Резедә Төхвәтуллина, Рамил Минханов, Сәкинә Минханов Тукайның шигырьләрен һәм җырларын башкарачак. Тамашачылар өчен театрның Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры татар көйләрен уйнаячак. Бу хакта К.Тинчурин театры матбугат үзәге хәбәр итә.

Шулай ук театр музеенда Розалия Чабатова җитәкчелегендә «И туган тел, и матур тел» дип исемләнгән викторина оештырыла. 

Кичә 17.30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot