news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында драматург Туфан Миңнуллинны искә алалар

15 июньдә Тинчурин театрында драматург Туфан Миңнуллинның «Төш» спектакленең 10 еллыгы билгеләп үтелә, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

  • «Төш» спектакле – Туфан Миңнуллинның исән чагында сәхнә күргән соңгы әсәре.

«Төш» спектакленең 10 еллыгы хөрмәтенә театр музеенда Туфан Миңнуллинга багышланган күргәзмә эшләячәк. Фойеда Тинчурин театры артистлары Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны башкарачак, Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры камера оркестры уйнап торачак.

Туфан Миңнуллинны искә алу чарасында әдипнең якташлары – Кама Тамагы районы хакимияте вәкилләре дә катнашачак.

Тинчурин театрында Туфан Миңнуллинның 1968 елдан башлап 20гә якын әсәре сәхнәгә куела. «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасы хәтта өч тапкыр куела һәм хәзер дә зур уңыш белән бара. Бүген театр репертуарында авторның «Алай түгел, болай ук», «Төш», «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» әсәрләре бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100