news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрында беренче тапкыр «Ачык микрофон» узачак

26 апрель — Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Тукай. Илһам. Күп нокта» дип исемләнгән шигърият кичәсе узачак.

Әлеге кичәдә Тинчурин театры оркестрының кыллы квартеты чыгышы планлаштырылган. Оркестр солистлары Гайсә Монасыйпов, Камилә Сәйфуллина, Федор Курочкин һәм Наил Гыйльметдинов башкаруында татар классик музыкасы, халык көйләре эшкәртмәләре яңгыраячак.

Шулай ук «Ай, былбылым!» спектакле алдыннан «Ачык микрофон» булачак. Теләге булган һәр кеше берәр авторның яраткан шигырен яки үзе язган шигырен укый алачак. Катнашучыларны бүләкләр көтә. Теркәлү сылтама аша, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot