news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында «Җилкәнсезләр» спектакле премьерасында тамашачылар сәхнәдә утырачак

Тинчурин театрында «Җилкәнсезләр» спектакле премьерасында тамашачылар сәхнәдә утырачак
Салават Камалетдинов

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт һәм комедия театры Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» интерактив спектаклен тәкъдим итә. Анда тамашачы да сәхнәдә утырачак. 

«Тамашачылар актерларга бик якын була, анда күпертеп уйнап булмый. Әсәрдә сүз татар халкы турында бара. Безнең театрга да күбрәк татар халкы килә, шуңа әлеге форматны уйлап таптык», - диде режиссер Туфан Имаметдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында. 

Ул актерларның тамашачы белән элемтәгә керәчәген дә әйтте. Режиссер әсәрдә акча җыю күренешен мисал итеп китерде. Актерлар һәм тамашачыны берләштергән мәйдан вокзалга охшаган урын була, ди.

Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов тамашачыларны «матур итеп киенеп килергә» өндәде. «Тамашачы залда утырган вакытта реквизитларны ешрак охшатып ясыйлар, ә монда барысы да чын булырга тиеш. Мәсәлән, шинель дә шул вакыттагы тукымадан тегелергә тиеш. Бу нечкәлекләрнең барысы да исәпкә алынган, чөнки тамашачы кул сузымындагы ераклыкта утыра», – диде ул. 

Директор спектакльдә 60лап тамашачы булыр, дип фаразлады. «Анда аерым утыра торган урыннар юк. Тамашачы өчен урыннар эскәмия кебек ясалган, анда кысылыбрак яки җәелеп утырып була», – дип аңлатты ул.

Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов спектакльдә Нуретдин ролен башкара. «Бу – Кәрим Тинчуринның үлмәс әсәрләренең берсе. Элек спектакль театрда барды, һәм хәзер аңа кире әйләнеп кайттык. Әсәр бүгенге вазгыятькә дә кагыла. Элегрәк мин уйнаган рольне Хәлил абый Мәхмүтов башкарган булган. Спектакль аша тамашачы элеккеге татар зыялыларының нинди эшләр башкарганын белә», – дип сөйләде ул. 

Батырхан ролен Артем Пискунов башкара. «Җилкәнсезләр»не төрле жанрда куеп була. Бу - режиссер һәм актерлар өчен төпсез кое. Спектакльдә икенче пландагы рольләр юк. Анда һәр образ халыкның бер катламын күрсәтә», – диде ул.

«Җилкәнсезләр» спектакле 27 июнь көнне 13:00 һәм 18:30 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Яшь чикләве – 12+.

  • Кәрим Тинчурин «Җилкәнсезләр» пьесасын 1925 елда яза һәм беренче спектакльне үзе сәхнәләштерә. Соңгы куелышы Камал театры сәхнәсендә 2016-2018 елларда барды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100