news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры зур бәхәсләр тудырган «Умай» лабораториясе эскизларын күрсәтте

Тинчурин театры зур бәхәсләр тудырган «Умай» лабораториясе эскизларын күрсәтте
Владимир Васильев

Тинчурин театры сезонын «Умай» опера лабораториясе эскизларыннан торган өч актлы «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакле белән төгәлләде.

Әлеге сәхнә әсәре тәмамлангач, журналистлар һәм кызыксынучылар өчен куючы төркем һәм артистлар катнашында фикер алышу оештырылган иде. Әлеге фикер алышу кызыклы импровизацион спектакльгә тиң иде.

«Мин үземне 1906 елдагы беренче театрга килгән кебек хис иттем. Опера жанры минемчә безнең милләткә бик туры киләдер кебек. Ул миңа ят организм кебек тоелмады. Сез шушы саф жанр аша, акционизмга һәм эпатажга мөрәҗәгать итмичә, саф формада актуаль теманы күтәрдегез», - дип авторларга һәм артистларга рәхмәт әйтте Нурбәк Батулла.

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова әлеге опера либреттоларын язган яшьләрне Умай образын белмәүдә гаепләде. Танылган вокал педагогы һәм җырчы Миңгол Галиев белән эстрада җырчысы Ләйсән Мәхмүтова аның тамашачы өчен аңлаешсыз булуын фаразлады.

Алга таба эскизларның язмышы ничек булачагы әлегә билгеле түгел.

  • «Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсы – Тинчурин театрының «Умай» опера лабораториясе эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бу татар театры тарихындагы беренче феминистик лаборатория. Аның кысаларында татар телендә өч кыска камера операсы язылды.
  • Опералар татар хатын-кызларының татар мәгърифәтенә һәм тарихи үзгәртеп коруларга керткән өлешенә багышлана, татар мәдәниятендә хатын-кызның тоткан ролен һәм хатын-кызның дөньяга карашын чагылдыра.
  • Беренче операның сюжеты – татар мифологиясеннән, икенчесе – узган гасыр башындагы, ягъни җәдитчелек чорындагы татарларның тормыш-көнкүреше, өченче операда исә хәзерге заманның көрәшче хатын-кызларының язмышы чагыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100