news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры залында урындыклар, яктылык һәм тавыш системасы алыштырылачак

Тинчурин театры залында урындыклар, яктылык һәм тавыш системасы алыштырылачак
Михаил Захаров, Салават Камалетдинов, Владимир Васильев

Быел җәй көнендә Тинчурин театры залында үзгәрешләр көтелә. Барысы да планлаштырганча барса, яңа сезонда театр тамашачысын яңа урындыклар белән каршы алырга мөмкин.

«Тинчурин театрын техник һәм технологик җиһазландыру өчен 42,69 млн. сум акча каралган, аның 34,585 млн. сумы федераль бюджеттан», диелгән ТР Мәдәният министрлыгының ел йомгакларында.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов ачыклык керткәнчә, федераль акчалар сәхнә һәм зал җиһазы өчен максатчан бирелә.

«Әлеге акчаларга залдагы урындыклар алыштырылачак. Синхрон тәрҗемә өчен инфракызыл җиһаз алыначак. Залда яктылык һәм тавыш аппаратурасы яңартылачак», диде директор.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot