news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры юбилей сезонын «Идегәй» спектакле белән ачып җибәрде

Тинчурин театры юбилей сезонын «Идегәй» спектакле белән ачып җибәрде
Салават Камалетдинов

15 сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның туган көнендә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ачты. 90 нчы сезонда беренче булып Нәкый Исәнбәт туплаган татар халык дастаны, Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган «Идегәй» спектакле күрсәтелде.

Юбилей сезонындагы беренче спектакльгә килгән тамашачыларны театр артистлары һәм Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры каршы алды. Питрәч районыннан килгән Фатыйма Зиннәтуллина аның өчен Тинчурин театрының һәрбер артисты дус, туган кебек булуын билгеләде. «Телевизордан караганда да, «бу бит Тинчуринныкы, бу бит Камалныкы» дип, сөенеп карыйбыз», - диде ул.

Шулай ук Тинчурин театрының матбугат хезмәте истәлекле вакыйга уңаеннан Казанның Архангел зиратында Татарстанның Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре Кәрим Тинчуринны искә алулары, драматург бюстына һәм каберенә чәчәкләр куелуы турында хәбәр итте.

Алдан хәбәр ителгәнчә, яңа сезонда, октябрьдә Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы узачак. 6 ноябрьдә театрның 90 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә үтәчәк. Шулай ук сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясендә Тинчурин театрында быел ике премьера: Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» һәм Шамил Фәрхетдиновның «Ай, былбылым» комедияләре чыгуы хәбәр ителгән иде.

Тинчурин театрында сезон ачылудан фоторепортаж

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100