news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсы игълан итә

Тинчурин театры «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсы игълан итә
Фото: Тинчурин театры матбугат хезмәте

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Идел» журналы белән берлектә «Язга хәтле яз» дип аталган төбәкара драматургия конкурсы игълан итә. Бәйгедә җиңгән авторның әсәре 2024 елда Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак.

«Проектның максаты – драматургиядә яшьләр арасында яңа исемнәрне ачу, татар театры өчен яңа әсәрләр иҗат итү, яшьләр арасында драматургларны үстерү, тәрбияләү. Бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (35 яшь тулганнарны да кертеп) булган авторлар катнаша. Гаризаларны 2023 елның 15 декабренә кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com һәм Idel-kazan@mail.ru адреслары буенча җибәрергә кирәк», - дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат хезмәте.

Конкурска татар телендә язылган оригиналь пьесалар кабул ителә. Һәр автор, күп дигәндә, өч пьеса җибәрә ала. Бәйгенең укыту программасы 2023 елның 20 декабрендә узачак. Әзер эшләр 2024 елның 15 мартына кадәр кабул ителә. Озын исемлек (лонг-лист) 30 мартка кадәр билгеле була. Кыска исемлек (шорт-лист) 15 апрельгә кадәр игълан ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2024 елның 30 апрелендә үткәрелә, диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, театр укулары нәтиҗәсендә җиңүче билгеле булачак. Җиңүче авторның пьесасы буенча спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак. Пьесаның өзекләре «Идел» журналында басылачак.

  • Бәйгенең тулы нигезләмәсе белән сылтама аша танышырга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100