news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры яшьләр өчен интеллектуаль-күңел ачу уенын оештыра

13 февральдә 16.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» була. Квиз – интеллектуаль-күңел ачу уены. Интеллектуаль чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышлана. Уенда катнашу бушлай, ул татар телендә узачак.

«Катнашу өчен үз командаңны сылтама буенча теркәргә кирәк. Бер командада күп дигәндә биш кеше катнашырга мөмкин. Командасы булмаган, уенда катнашырга теләгән кешеләр аерым-аерым да теркәлергә мөмкин. Уен датасы җитәрәк оештыручылар әлеге катнашучыларны командаларга туплаячак. Катнашучыларны Тинчурин театры, аның тарихы, репертуары белән бәйле сораулар, кызыклы танышулар, уңай эмоцияләр көтә. Җиңүчеләргә театр һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак», - дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат хезмәте.

Квизны айга бер тапкыр уздырырга планлаштыралар. Проектның максаты – яшьләрне берләштерү, алар өчен аралашу-күрешү киңлеген булдыру, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100