Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театры ясалма фәһем белән эшләнелгән фильм күрсәтәчәк
«Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясе маршрутының катнашучыларына Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Габдулла Тукай турында ясалма фәһем белән эшләнелгән фильм күрсәтәчәкләр. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров сөйләде.
«Берлинда көчле спектакль күрдем. Анда кино күрсәтәләр һәм шул ук вакытта актёрлар тере дубляж ясыйлар. Тинчурин театрында бик талантлы артистларыбыз бар – Резеда Сәләхова белән Артём Пискунов. Алар дубляж белән шөгыльләнә. Социаль челтәрләрдә урнаштырган видеоларыннан илһамланып, шундый форма күз алдыма килде. 50 минутлык кино бара. Тамашачы ике артистның, төрле тавышлар белән сөйләшеп, кинога дубляж ясауларын күрә. Тере оркестр уйный», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Фильмны ясалма фәһем технологияләре буенча белгеч Алсу Хәйбриева эшли. Белгеч сүзләренчә, әлеге проектта катнашу – аның өчен аеруча әһәмиятле, чөнки ул мәдәни һәм тарихи эз калдырачак.
«Проектларны эшләгәндә, без мәдәниятне, тарихи фактларны, киемнәрне, атмосфераны, татар колоритын җентекләп өйрәнәбез. Һәр детальне дөрес бирү – безнең өчен бик мөһим. Кызганыч, хәзерге вакытта ChatGPT-ның татар мирасы буенча белем базасы бик чикле. Әмма без моны үзгәртә алабыз. Минемчә, әлеге фильм ярдәмендә ул татарларның тарихы һәм мәдәнияте турында күбрәк белә алачак», – дип белдерде Алсу Хәйбриева.
Айдар Җәббаров сүзләренчә, фильмның нигезендә «Исемдә калганнар» әсәре ята.
Әлеге тамаша «Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясе маршрутының соңгы пункты булып санала. Барлыгы өч төп нокта булачак. «Тукай музееннан башлыйбыз, Юнысовлар мәйданыннан узып, «Татар утары»на килеп җитәбез. «Татар утары»ннан соң Тинчурин театрына килеп җитәбез. Өч төп нокта – Тукай музее, «Татар утары» һәм Тинчурин театры. Экскурсия 2 сәгать 50 минут барачак», – дип белдерде Татарстан Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәйзрахманов.
Айдар Җәббаров «Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясенең дәвамлы булачагын белдерде. «5 гыйнварда премьера булачак. Бу беренче тапкыр эшләп карау. Проект кимендә ел буе дәвам итәчәк. Атнасына 2-3 тапкыр үткәрергә тырышырбыз», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз