news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры яшь режиссерларны курсларга чакыра

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында яшь режиссерлар өчен курслар ачыла. Дәресләрне Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов алып барачак.

Туфан Имаметдинов фикеренчә, соңгы елларда милли сәнгатебез Татарстанның мәдәни тормышында ныклы урын алды, үз тамашачысын тапты, татар театрында сәхнәгә чыккан әсәрләр халыкара һәм Россиякүләм фестивальләрдә катнаша. Заманча татар сәнгатен үстерергә теләгән яшь режиссерларның идеяләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре чикле, мәйданчыклар белән дә кыенлыклар туа. Туфан Имаметдиновның курсларында укыган белгечләр исә Тинчурин театры сәхнәсендә үз проектларын күрсәтә алачак. Бу хакта Тинчурин театры матбугат үзәге хәбәр итә.

Курсларда 1 ел дәвамында белем аласы. Гаризалар 20 сентябрьгә кадәр кабул ителә: tinchurinteatr1933@gmail.com . Гаризага резюмены да беркетергә кирәк. Уку түләүсез.

news_right_1
news_right_2
news_bot