news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры яңа сезонын «Хан кызы Турандык» спектакле белән ача

Премьера 15, 16 сентябрь көннәрендә булачак.

Тинчурин театры яңа сезонын «Хан кызы Турандык» спектакле белән ача

Тинчурин театры яңа сезонын 15 сентябрьдә Карл Гоцциның «Хан кызы Турандык» әсәре белән ача. Спектакль Кәрим Тинчуринның әлеге әсәрнең ирекле тәрҗемәсендә Венгриядән чакырылган татар режиссеры Сәрдәр Саһировский тарафыннан куела.

«Әсәрне Кәрим Тинчурин үзгәртеп язган, тәрҗемә генә дә түгел. Турандык – ул Туран кызы. Туран - төркиләрнең беренче ханлыгы», дип аңлатты премьерага багышланган матбугат конференциясендә Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

«Гоцциның өч әсәре татар әкиятләренә нигезләнгән. Аларда татар персонажлары күп. «Хан кызы Турандык» та татар әкияте нигезендә язылган. Әкиятнең үзен белмибез, ул безгә Гоцци аша кире кайтты», – диде ул.

«Тинчурин варианты Гоцци вариантыннан нык аерыла. Гоцци варианты Шиллер яки Пуччини вариантыннан нык аерыла. Без хәзер Гоцци һәм Тинчурин вариантларын катнаштырып үз вариантыбызны тудырабыз. Пуччини элементлары да керә», дип теманы дәвам итте спектакльнең режиссеры Сәрдәр Таһировский.

«Шулай итеп без үз Турандотыбызны тудырабыз», дип нәтиҗә ясады режиссер.

Турандот роленә театрның яшь артисты Әдилә Хәсәнова алынган. Бу аның беренче зур роле. «Мин Турандотның нинди гаиләдә үсүе, ир-атка карата нигә шундый мөнәсәбәттә булуы турындагы сорауларга җавап эзләдем. Режиссер белән бергә образ тудырдык», дип сөйләде Әдилә матбугат конференциясендә.

«Бу трагикомедияле әкият булгач, көлә торган урыны да булыр, елап шешенеп бетмәсәләр дип уйлыйм. Утка, пластикага бай тамаша булачак», диде спектакльдә Акбулат ролен башкарачак театр артисты Рөстәм Гайзуллин. «Елый-елый көләрләр, көлә-көлә еларлар», дип өстәде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

  • Премьера 15, 16 сентябрь көннәрендә булачак.
  • «Турандот» – итальян драматургы карл Гоцциның әкияти пьесасы. Беренче мәртәбә 1762 елда Венециядә куелган. Әсәрне Фридрих Шиллер, Бертольд Брехт тәрҗемә иткән. Пьеса Джакомо Пуччини операсына әдәби нигез итеп алынган.
  • Күренекле театр режиссеры һәм педагогы Евгений Вахтанговның 1922 елда куйган «Принцесса Турандот» спектакле Вахтангов исемендәге дәүләт академия театрының шедевры булып санала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100