Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театры Хакасиягә гастрольләргә җыена
25-27 апрельдә Тинчурин театрының Абакан шәһәрендә (Хакасия Республикасы) 3 көнлек гастрольләре көтелә. Гастрольләр «Зур гастрольләр» федераль проектының регионара программасы кысаларында уза.
А.М. Топанов исемендәге Хакас милли драма театрында 25 апрельдә 18.30 сәгатьтә тамашачылар Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен (режиссеры – Резеда Гарипова) күрә алачак. 26 апрельдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә – Шамил Фәрхетдиновның «Тылсымлы арена» әкияте (режиссеры – Камил Гатауллин) тәкъдим ителәчәк. 26 апрельдә 18.30 сәгатьтә – Галиәсгар Камалның «Беренче театр» комедиясе (режиссеры – Илнур Гарифуллин) күрсәтеләчәк.
Гастрольләр 27 апрельдә Ркаил Зәйдулланың «Ашина» мистик драмасы (режиссеры – Илсур Казакбаев) белән төгәлләнә. Башлана - 17.00 сәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз