news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры ветераннар өчен «Без хәтерлибез!» акциясе үткәрә

7 май, 12.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтеләчәк.

Быел ветераннарга язучы Салават Юзеев пьесасы буенча куелган «Кыяу урлау» комедиясен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.

Спектакльгә Казаннан, шулай ук Арча, Балтач, Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән, Биектау, Теләче, Апас, Әлки, Саба, Әтнә, Кайбыч, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш һәм Татарстанның башка муниципаль районнарыннан 400дән артык ветеран чакырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100