Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театры Горький урамындагы бинасында соңгы премьерасын чыгара
Бүген Тинчурин театры Горький урамындагы бинасында соңгы премьерасын чыгара. Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» спектакле премьера алдыннан журналистларга һәм театр белгечләренә тәкъдим ителде.
«Әлеге пьесаның дәүләт театрларында бишенче куелышы. Мин әле нәтиҗәле төпле фикер әйтә алмыйм. Пешеп җиткән урыннары да күп, шомартасы урыннары да бар. Нигездә, мин үзем канәгать, чөнки мин әйтергә теләгән фикерне минемчә аңлап куюы өчен режиссерга рәхмәтлемен», – диде спектакльне залда беренче мәртәбә тамаша кылган автор.
Айгөл Әхмәтгалиева әсәрендә кешенең эчке ялгызлыгы һәм бәхетне эзләп табарга беркайчан да соң түгеллеге, кешегә кеше кирәклеге темаларын күтәргәнлеген ассызыклап, режиссер Зиннур Сөләймановның шушы фикерләрне тотып алып җиткерә белгәне өчен рәхмәт әйтте.
«Артистларның уены ошады – чөнки алар нәрсә уйнаганнарын белеп, шуны тамашачыга җиткерә алдылар. Әлбәттә, бу әле спектакльне тапшыру көне иде. Залда бик катлаулы тамашачы утырды – журналистлар, театр тәнкыйтьчеләре, артистлар. Алар барысын да энә күзеннән үткәрә, бик таләпчән халык. Бу сәхнәдә уйнаган артистка да сизеләдер дип уйлыйм. Премьерада спектакльнең энергетикасы залга 100 процент килер дип өметләнәм», - диде Айгөл Әхмәтгалиева.
«Ул бит кичә иде» дип аталган пьеса Чаллы, Оренбург һәм башка дәүләт театрларында куелган.
Спектакльне Зиннур Сөләйманов рәссам Лилия Сөләйманова, композитор Васил Гафаров, ут куючы рәссам Илдар Шакиров белән бергә чыгарган.
Рольләрдә - Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин, Әдилә Хәсәнова, Камилә Шакирова һәм Зөфәр Харисов (Ренат Шәмсетдинов).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз