news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры үзенә Тинчурин исеме бирелгән көнне искә ала

Моннан 34 ел элек Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда укучылар өчен халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес уздырган.

«Дәрес «Театр яктылыкка, нурга илтә» дип аталган экскурсия кысаларында узды. Театрга кунакка Казанның 10 гимназия укучылары һәм укытучылары килде. Алар музейда театрның бай тарихы белән танышты, артистларның грим бүлмәләрендә булдылар. Алар өчен театрның цехларында мастер-класслар уздырылды», - дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Музейдагы очрашуда театрның өлкән буын артистлары Әлфия Хәсәнова, Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Люция Галләмова, Гүзәл Гарәпшина катнашкан.

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина искә алганча, 1986 елда язучы Рабит Батулланы баш режиссер итеп куйгач, театрга Тинчурин исемен бирү эше башланып киткән. «Һәрвакыт Тинчурин исемен күтәрү, мирасын саклау, әсәрләрен кую өчен янып йөрде. Дөресен әйткәндә, Рабит Батулла театрга Тинчурин исемен алып бирде», дип сөйләгән Гүзәл Гарәпшина.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов театрга Тинчурин исеме Илдар Юзеевның «Мәкәрҗәгә барган идек» спектаклен әзерләгәндә бирелүен ачык хәтерли. «Репетиция ясаганда театрга Тинчурин исеме бирелүен хәбәр иттеләр. Сез ул чакта безнең ничек шатланганны белсәгез?» - дип чыгыш ясаган ул.

Очрашуда Рабит Батулла театрда Тинчурин әсәрләрен куярга, аның мирасын сакларга чакырган. Укучылар белән шундый дәресләр оештырганы өчен театр музее директоры Розалия Чабатовага рәхмәтен белдергән.

Дәрестә кунак буларак Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов та катнашкан. Ул театрның эшчәнлеге белән таныштырган, алдагы сезондагы кайбер белән планнары белән уртаклашкан.

  • Театрда мондый экскурсияләр «Пушкин картасы» буенча үткәрелә.
  • Театрга 1988 елның 19 маенда Тинчурин исеме бирелгән. Әлеге исемне алу артыннан Рабит Батулла тырышып йөргән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100