news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры репертуарындагы “Кара пулат” опера спектаклен яңарта

Тинчурин театры Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан “Кара пулат” опера спектаклен яңарта.

“Спектакль 2015 елның гыйнварында чыккан иде. Хәзер аны яңа состав белән әзерлибез”, диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә.

Торгызылган спектакльнең премьерасы май аенда көтелә.

  • “Кара пулат” - Ренат Харис белән Эльмир Низамовның иҗат эше. Ул “Яңарыш” фонды заказы белән куела. «Новая музыка» камера оркестры белән башкарыла. Опера спектаклендә чакырылган солистлар җырлый.
news_right_1
news_right_2
news_bot