news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры традицион тамашачысы өчен музыкаль комедия чыгара

Тинчурин театры традицион тамашачысы өчен музыкаль комедия чыгара
Рамил Гали

Тинчурин театры үзенең традицион тамашачысы өчен җырлы-биюле җиңел комедия чыгара. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әсәрнең төп герое булган Фаил картны бүгенге көннең Әлмәндәренә тиңләде.

«Спектакль авылда булган күңелле хәлләр турында бара. Язучының теле матур. Вакыйгалар бер-берсенә үрелеп бара. Финалы да интрига булып тора», - дип спектакль турында хәбәр итте премьерага багышланган матбугат конференциясендә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Спектакльне сәхнәгә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов куя. Спектакльнең авторы – Актаныштан укытучы ханым Ләйсән Әминова.

«Миңа әсәрне: «Бу бит сиңа бара торган роль», - дип Гүзәл Гарәпшина бирде. Миңа әсәр ошады. Баш режиссерыбыз куярга тәкъдим иткәч рәхәтләнеп риза булдым», – дип дип әсәр тарихын сөйләде Зөфәр Харисов

Спектакльдә рольләрне икешәр состав башкара. Төп рольдә Зөфәр Харисов белән Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов чиратлашып уйныйлар. Икенче составта Зөфәр Харисов үзе уйный. Карчык ролендә Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Гарәпшина белән Лилия Мәхмүтова чиратлашып уйныйлар.

Лилия Мәхмүтова үз роле өчен бабасыннан ишеткән борынгы халык җырларын керткән. «Ирләренә каршы дәшкән хатыннарның кыямәт көн колагына – чуен алка», – дип җырлап та күрсәтте.

Театрның мондый җиңел комедиягә алыну сәбәбен Туфан Имаметдинов аңлатты. «Тамашачы төрле була. Артистларыбыз да «Үз тамашачыбыз бар», диләр. Һәртөрле тамашачы барып карарлык спектакль булсын дип киңәшеп компромисска килдек. Шушы спектакльгә алындык», – диде ул.

Спектакль 13, 14 апрель көннәрендә күүрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100