news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты белән уртак проект әзерли

29 июльдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җәйге ялдан соң үз эшен башлый. Бу көнне тамашачыларга Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Сүнгән йолдызлар» спектакле тәкъдим ителәчәк. Аңа кадәр, 25 июльдән, театрда өч экскурсия программасы старт ала. Алар барысы да Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә әзерләнә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

«Театраль чәйханә»дә татар театры тарихы татар академия театрының беренче режиссеры, драматург һәм актер Кәрим Тинчуринның мавыгуы аша ачыла. Чәй саклау өчен шәхси капчыклар ясау буенча мастер-класс белән дәвам ителә. Экскурсия театр кафесында татар чәен әзерләү буенча мастер-класс һәм чәй эчү белән тәмамлана, диелә хәбәрдә.

Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны тулаем туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китәчәк. Биредә аларны җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр һәм кияү коймаклары белән тәмле чәйләр көтә. Әлеге тамаша яңа өйләнешкән яки өйләнешергә җыенган парларга аеруча күңелле булачак.

«Оркестр буенча сәяхәт» дип исемләнгән музыкаль-интерактив программа тамашачыларны Тинчурин театры оркестры, дөньядагы оркестрларның кыскача тарихы һәм эволюциясе белән таныштыра. Оркестр солистлары үзебезнең һәм чит ил әсәрләре мисалында һәр инструментның яңгырашы үзенчәлекләрен күрсәтә. Тинчурин театры спектакльләреннән өзекләр яңгырый. Үзеңне дирижер ролендә сынап карарга мөмкинлек бирелә.

Моннан тыш, быелгы җәйдә, 16-18 августта, Болгар шәһәрендә «Россиянең рухи бердәмлеге — дөньяга юллама»» фестивале узачак. Аның кысаларында 16 августта «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100