Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театры Татарстан урамындагы театр бинасында беренче спектаклен чыгарды
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан урамында урнашкан театр бинасында беренче спектаклен күрсәтте. «Хыял артыннан» мюзиклы – Айдар Җаббаровның бу театрга баш режиссер булып килгәч биредә куйган беренче спектакле.
Спектакльдән соң Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сәхнәгә чыгып республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, мәдәният министры Ирада Әюповага рәхмәтләрен җиткерде һәм бөтен труппаны сәхнәгә чакырды.
Айдар Җаббаров рәхмәтләрен бөтен тамашачыга юллады: «Кадерле кунакларыбыз булып, беренче көнебезне уртаклашканыгыз өчен зур рәхмәт, бик зур рәхмәт сезгә!» - диде ул.
«Бер генә сүз – бу сүзне мин бүгенге көнгә кадәр әйтә алмый идем: Тинчурин театрындагы беренче иҗат җимешебез чыккач труппа исеменнән авызымны тутырып әйтә алам – безнең театрның яңа үрләргә күтәрелергә теләге зур. Безнең белән булыгыз, театрга йөрегез!» - диде Айдар Җаббаров.
«Хыял артыннан» мюзиклы бүген һәм иртәгә дә дәвам итәчәк. Аннары театр әлеге сәхнәдә репертуардагы спектакльләрен күрсәтә башлаячак.
Тинчурин театрының яңа бинадагы беренче әсәрен Айдар Җаббаров Резеда Гобәева пьесасы буенча язды. Жанры буенча театр аны «дуслык, мәхәббәт һәм хыял турындагы мюзикл» дип бәяләгән.
Төп рольләр Татарстанның атказанган артистлары Резедә Сәлахова һәм Артем Пискуновка тапшырылган. Төп герой Хәйдәр роленә икенче составка үзенчәлекле тенорлы танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Илгиз Мөхетдинов та куелган. Ләкин премьераның беренче көннәрендә Артем Пискунов уйнаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз