news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры, социаль челтәрләрдә сораштыру уздырып, иң популяр актерларны ачыклады

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, социаль челтәрләрдә сораштыру уздырып, иң популяр актер һәм актрисаны ачыклады, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Кандидатлар өчен тавыш бирү театрның социаль челтәрдәге ике сәхифәсендә һәм рәсми сайтында барды. Айсылу Мөсәлләмова 1424 тавыш җыеп «Елның иң яхшы актрисасы», Салават Хәбибуллин 437 тавыш белән «Елның иң яхшы актеры» номинациясендә җиңү яулады.

Резедә Сәләхова 61 000 карау, 1980 лайк һәм 148 комментарий белән рекорд куеп, «Халык мәхәббәте» номинациясендә лауреат булды.

Бүген артистларны котлап, аларга дипломнар һәм Казанның бер авиакомпаниясеннән билетлар тапшырылды.

 

Фото: © Тинчурин театры матбугат үзәге

 

Фото: © Тинчурин театры матбугат үзәге

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100