news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры сезонның беренче премьерасын чыгара

Тинчурин театры сезонның беренче премьерасын чыгара
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Тинчурин театрының Горький урамындагы бинасында соңгы премьераны – сезоннын беренче премьерасын режиссер Зиннур Сөләйманов чыгара.

«24 июльдән бирле эшлибез. Репетицияләр бара. Спектакль кабалануларсыз матур гына чыгып килә», - диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов «Йөрәккә дә ремонт кирәк» лирик комедиясенә багышланган матбугат очрашуында.

«Бу – тормышчан, җылы комедия, монда уйланырлык та, еларлык та урын табарсыз. Төп максатыбыз – тамашачыга якынрак булу, аның белән бер сулышта булу. Тамашачы персонажларда үзләрен һәм дусларын таный алыр», - диде режиссер Зиннур Сөләйманов.

Ул моңарчы театрның берничә артисты белән «Нәзер» спектаклен куйган иде. Хәзер дә шул ук артистлар - Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева һәм Рөстәм Гайзуллин белән эшләгән.

Спектакль Айгөл Əхмәтгалиеваның «Ул бит кичә иде» пьесасы буенча куелган. Премьера 4-5 сентябрьгә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot