news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры сентябрьдә «Хан кызы Турандык» спектаклен чыгарачак

Тинчурин театры күренекле драматург Кәрим Тинчуринның туган көнендә – 15 сентябрьгә «Хан кызы Турандык» спектакленең премьерасын вәгъдә итә.

Спектакльнең беренче анонсын театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов театрга Тинчурин исеме бирелгән көн уңаеннан уздырылган экскурсия вакытында ясады.

Спектакльне Сәрдәр Таһировский куячак. Туфан Имаметдинов ачыклык керткәнчә, режиссер артистлар белән онлайн эшли башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot