news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры робот турында пьеса язачак драматургны игълан итте

Тинчурин театры робот турында пьеса язачак драматургны игълан итте

Тинчурин театрында «Соф(т) татарча» драматурглар лабораторияcе җиңүчесе игълан ителде.

«Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак спектакльнең пьесасын драматург Рәмис Нәҗмиев язачак. Театрның баш режиссеры, лабораториянең кураторы Туфан Имаметдинов рәислегендәге жюри шундый карар чыгарды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

2022 елның маенда Тинчурин театры Габдулла Тукай Әдәби музее белән берлектә «Соф(т) татарча» дигән драматурглар өчен театраль лаборатория башлап җибәрде.

Лабораториянең максаты — татар телендә сөйләшкән робот катнашкан пьеса булдыру. Лабораториянең темалары — өлкән буын татарларның цифрлы техника һәм яңа технологияләр белән үзара мөнәсәбәте.

Лаборатория кысаларында 31 майда Габдулла Тукай Әдәби музеенда драматурглар Тинчурин театрының режиссеры Туфан Имаметдинов һәм музейның директоры Гүзәл Төхвәтова белән очрашты. Алар биредә экскурсияләр уздыручы «Апуш» исемле робот белән танышты.

Лаборатория шартлары буенча драматурглар булачак пьесаның синопсисын һәм өч күренешен язарга тиеш иде. Нәтиҗәдә, жюри игътибарына җиде драматург тарафыннан алты эш тәкъдим ителде.

Спектакльне Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәгә куячак.

Премьера Тинчурин театрының 89 нчы театраль сезонында көтелә һәм ТР Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2022 елда игълан ителгән Татарстандагы Цифрлаштыру елына багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100