news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры «Пушкин картасына» билет алучылар өчен авиабилет һәм бүләкләр уйната

Тинчурин театры «Пушкин картасына» билет алучылар өчен авиабилет һәм бүләкләр уйната
Салават Камалетдинов

«Пушкин картасы» булган мәктәп укучылары һәм студентлар, авиабилет, телефон, смарт-сәгать һәм пылесос ота алачак. Тинчурин театры акциясе 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Акциядә катнашу өчен Тинчурин театрында барган спектакльгә, экскурсиягә, мастер-класска «Пушкин картасы» белән билет алып, аның артына исем-фамилияне, телефон номерын язырга һәм театр фойесындагы махсус тартмага салырга кирәк.

«Пушкин картасын гамәлгә кую театрларга зур бүләк һәм сынау булды. Чөнки яшьләрнең бер өлеше мәдәният белән кызыксынмый, театрга йөрми, хәтта карталарын теркәмәгән студентлар да байтак. Без хәзер мәдәнияткә битараф булган яшьләрне театрга җәлеп итү эшен алып барабыз. «Пушкин картасы» белән билет ал һәм бүләк от!» акциясе мәктәп укучыларын һәм студентларны театрга күбрәк китерү өчен эшләнә» -, ди театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов репертуарда мәктәп укучылары, студентлар аудиториясе өчен спектакльләр күп булуын искәртә. Яңа куелган «Беренче театр», «Ядәч! Исемдә!», «Асылкош», «Хан кызы Турандык», «Мәдинә» һәм башка спектакльләр яшь тамашачыларга аеруча кызыклы, дип саный ул.

Театрның матбугат үзәге авиабилетны Россия эчендәге теләсә кайсы ноктага – җиңүче сайлаган урынга булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100