news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры оркестрына штатлар һәм репетиция урыннары җитми

Тинчурин театры оркестрына штатлар һәм репетиция урыннары җитми
фото: Солтан Исхаков, Салават Камалетдинов/архив

Тинчурин театры оркестрына штатлар һәм репетиция ясау өчен урыннар җитми. Бу проблема театрның 2023 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган һәм алдагы планнары турында хәбәр бирелгән матбугат конференциясендә күтәрелде.

«Бүгенге көндә безнең оркестр составында 18 кеше бар. Рәсми рәвештә 9 ставка каралган. 9 кеше оркестр түгел, әлбәттә. Без бу хәлдән төрлечә чыгарга мәҗбүрбез. Читтәге чаралар булганда чакырылган музыкантлар белән дә эшлибез», – диде Тинчурин театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камал.

Дирижер әйтүенчә, театр җитәкчелеге бу мәсьәләне аңлатып Мәдәният министрлыгына да, республика Рәисенә дә хатлар язган. «Юк», димәделәр, шартлар яхшыруны өметләнеп көтәбез», – диде Ильяс Камал.

Ул инструментлар проблемасы да булуын, аны театр бюджеты белән генә алып бетереп булмавын өстәде.

«Чыннан да, штат проблемасы бар. Ләкин кайчан бирәләр дип көтеп ятып булмый. 18 кеше эшли. Тулы штат булмаган очракта бюджеттан тыш кергән акча белән без аларның хезмәт хакларын тигезлибез», – дип темага ачыклык кертте театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Тагын бер проблема – бинага сыеп бетә алмыйбыз. Музыкантлар өчен грим бүлмәләре дә юк, алар музейда, сәхнәдә төрле җирләрдә репетицияләр ясыйлар. Барысы да булыр, өмет бар», – диде ул.

Фәнис Мөсәгыйтов хәзерге вакытта театр бинасына капиталь ремонт ясау һәм янкорма буенча да документлар эшлүен әйтте. Аның сүзләренчә, документлар эшләнеп беткәч кенә кирәкле суммалар билгеләнеп, проект программаларга кертелә алачак. «Бераз түзәргә кирәк. Аларга репетиция ясау өчен дә урыннар булачак», – дип нәтиҗә ясады җитәкче.

Хәзерге вакытта театр оркестры «Синең хакта» исемле театральләштерелгән концерт әзерли. Ул 25 гыйнварга планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot