news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры оркестры Нәҗип Җиһановны искә алуга багышланган концерт куя

«Алтын кояш нурларында» концерты татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алуга багышлана.

Тинчурин театры оркестры Нәҗип Җиһановны искә алуга багышланган концерт куя
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2 июньдә 17.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә «Алтын кояш нурларында» дигән концерт программасын тәкъдим итә.

«Әлеге концерт театр оркестрының «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклы кысаларында уза. Моннан тыш, 2 июнь – татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алу көне. Шул уңайдан концерт программасында Нәҗип Җиһановның операларыннан өзекләр яңгыраячак. Концертлар циклының төп максаты — тамашачыларны классик һәм хәзерге заман композиторлары иҗаты, башкаручылар аша татар музыкасының югары үрнәкләре белән таныштыру», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Концертта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаббарова җитәкчелегендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе һәм аның солистлары: Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, халыкара конкурслар лауреатлары Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Руслан Закиров, Алинә Кәримова, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Инсаф Ганибаев, Мәрьям Җаббарова һ.б. катнаша. Шулай ук чарада Тинчурин театры артистлары Илнур Байназаров, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов та чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал әйтүенчә, концертның үзенчәлеге – күпсанлы югары профессиональ дәрәҗәдәге яшь җырчылар, театр оркестрына кушылып, татар музыкасының классигы Нәҗип Җиһановның берничә танылган операларының фрагментларын бер концерт барышында бергә башкаруында, гади концерт формасында гына түгел, театральләштерелгән күренешләр белән баетылып яңгыравында.

  • Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте белешмәсе: «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклының идеясе 2020 елда туды. Театрның фойесында бәйрәм чаралары уңаеннан узган концертларда татар классик әсәрләре яңгырый һәм репертуар туплана башлады. 2021 елның 17 октябрендә театр оркестры репертуарында җыелган әсәрләрдән торган беренче концерт премьерасы узды. 7 ноябрьдә икенче концерт дөнья күрде.
  • Әлеге цикл кысаларында барлыгы дүрт уникаль концерт программасы узды. Аннан соң алар кабатлап та күрсәтелде. Беренче ике концерт татар классик композиторларына багышланды: Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Хөснул Вәлиуллин әсәрләре яңгырады, һәм бүгенге көн иҗатчылары: Алсу Абдуллина, Эльмир Низамов, Ильяс Камал һ.б. яшь композиторлар әсәрләре башкарылды.
  • Театр оркестрының Казан дәүләт консерваториясе опера студиясе белән беренче уртак проекты 2022 елның 1 мартында узды. Әлеге концерт Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясенең беренче куелышына 80 ел тулуы уңаеннан тамашачыларга тәкъдим ителде. Кичәдә консерватория куйган классик башкару белән бергә Кәрим Тинчурин театрында куелган «Башмагым-jazz» мюзиклыннан арияләр һәм җырлар яңгырады.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100