news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен Яңа ел бәйрәме оештыра

Тинчурин театры мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен Яңа ел бәйрәме оештыра
Владимир Васильев, архив

Кәрим Тинчурин театры мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен Чыршы бәйрәме әзерли. Бәйрәм 24-25 декабрьдә узачак.

«Бәйрәмдә Татарстанның 10 районыннан 300дән артык бала катнашачак. Хәйрия чарасында Лаеш, Теләче, Саба, Балык Бистәсе, Мамадыш, Питрәч, Яшел Үзән, Әтнә, Арча, Биектау районыннан балалар киләчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Программада: Кыш бабай белән Кар кызы, чыршы янында әйлән-бәйлән, әкият геройлары, уеннар һәм драматург Шамил Фәрхетдиновның «Тылсымлы арена» спектаклен карау, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot